Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 10:20

Радий Хәбиров: “Урал аръягы икътисадын үстерү дәвам итә”

Инвестсабантуйда катнашу өчен 1200дән артык гариза бирелгән.

Радий Хәбиров: “Урал аръягы икътисадын үстерү дәвам итә”
Радий Хәбиров: “Урал аръягы икътисадын үстерү дәвам итә”

Башкортстанда V юбилейлы Бөтенрусия инвестиция Сабантуе "Урал аръягы-2023" бара. Кичә, 25 май көнне, «Урал аръягы-2023» Бөтенрусия инвестиция Сабантуе үз эшен башлады. Форумны оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте һәм стратегик инициативалар агентлыгы.

   Чарада катнашу өчен 1200дән артык кеше гариза биргәннәр. Алар арасында – дәүләт  власте органнары һәм бизнес-берләшмә вәкилләре, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре, Русия һәм чит ил инвесторлары.

    «Урал аръягы-2023» эшлекле программа кысаларында төрле тематикага 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла. Катнашучылар инвестицион эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар, шулай ук Русия төбәкләрендә уңайлы бизнес-климат формалаштыру ысуллары турында фикер алышачаклар.

   Кичә форумның беренче эш көнендә, II төбәкара бизнес-шерифлар форумы үтте. Анда чит ил дәүләтләре, РФ төбәкләре вәкилләре, Башкортстанның бизнес-шерифлары катнашты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: