Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 11:30

Хакимият белән бизнес бергә эшләсә, нәтиҗә уңай була

Инвестсабантуй кысаларында Евразия халыклары Ассамблеясының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды.

Хакимият белән бизнес бергә эшләсә, нәтиҗә уңай була
Хакимият белән бизнес бергә эшләсә, нәтиҗә уңай була

«Урал аръягы-2023» инвестиция Сабантуе кысаларында Евразия халыклары Ассамблеясының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегенең иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узды.

 Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге чара «Santagostino» (Сантагостино) коммерцияле булмаган ассоциациясе вәкиллегенең даими италияле  партнеры мәйданчыгында бизнес-иртәнге аш форматында узды.

Министрлар Кабинеты башлыгы, чараны ачып, республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны тотрыклы үсә, дип билгеләп үтте. Бүген алар 133 меңгә якын. Быел мондый бизнес-берәмлекләр саны 4% ка артты, ә үзмәшгульләр саны - 15%ка. Безнең эшкуарлар  быелның 4 аенда төбәк бюджетына 7 млрд.сумга якын акча китерделәр. Бу үткән елгы нәтиҗәләрдән 25% ка артык. Болар барысы да бергә эшләүнең һәм хакимият белән бизнесның тыгыз хезмәттәшлегенең уңай нәтиҗәләренең берсе булып тора.

- Республикада хөкүмәт дәрәҗәсендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда бу максатларга 1 млрд.сумнан артык акча каралган. Эшкуарлар һәм үзмәшгульләр үсешен дәртләндерү өчен профильле төбәк институтлары эшли. Быел алар 192 кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук үзмәшгульләргә ярдәм күрсәттеләр. Финанс ярдәменең гомуми күләме 648 млн. сумнан артып китте,-дип аңлатты Премьер-министр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: