Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 16:16

Фәтхулла Исхаков 13 ел бер гаепсезгә утырып чыга

Һәм ул 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән.

Фәтхулла Исхаков 13 ел бер гаепсезгә утырып чыга
Фәтхулла Исхаков 13 ел бер гаепсезгә утырып чыга

Уфада яшәүче 86 яшьлек Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән. Русия Югары суды аңа аклау карары чыгарган.

Исхаковны үтерү нияте белән ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. Хөкем ителүеннән бирле ул бу карарны гамәлдән чыгару нияте белән яши.

Фәтхулла 13 ел буе гаепсезгә утырып чыга. Хөкем карары хаталы дип танылуга карамастан, бүгенге көнгә кадәр гамәлдә булуы аяныч, әлбәттә. Төрмәдән чыккач та ул гаделлек эзли башлый: партия оешмаларына, журналистларга да мөрәҗәгать итә, республика прокуратурасы каршында ялгыз пикетта торып ачлык игълан итә, бөтен инстанцияләрне үтеп, РФның Югары судына ук җитә.

"Минем намусым чиста, бүген мин шул кадәр үземне бәхетле итеп тоям.Ниһаять, мин дөреслекне исбатлый алдым", - ди ул.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: