Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2023, 09:59

Даян Мурзин эзләре буйлап

Студентлар Бакалыга сәфәр кылды.  

Даян Мурзин эзләре буйлап
Даян Мурзин эзләре буйлап

Студентлар Бакалыга сәфәр кылды.

 

24 май конне Даян Мурзин исемендәге  Кушнаренко күп профильле колледжның бер төркем  студентлары Бакалы районына сәяхәт кылды. Сәяхәтнең максаты - Даян Мурзинның тормыш юлын өйрәнү.

  Яшь краеведлар Даян Мурзинның туганнары белән очрашты.

Рамил Рамазан улы Мурзин үзенең  хәтирәләре белән уртаклашты.

Марат Мазгар улы  Кәлимуллин Даян Мурзинның әйберләрен безнең колледж музеена бүләк итте.

     Сәфәребезне дәвам итеп Иске Балыклы авылына юл тоттык. Авылда геройның йорты кадерләп саклана.

    Гомумән, Бакалыдан бик күп тэссоратлар белүн кайттык. Килүсе атнада колледжда Даян Мурзинга багышланган студентлар конференциясен үткәрү өчен хәтсез материал тупланды. Эзләнүләр дәвам итә.

Бу хакта ошбу тирән мәгънәле сәяхәтне оештыручы, Кушнаренко татарлары Конгрессы идарәсе рәисе И. Котдусов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

  

 

 

 

Даян Мурзин эзләре буйлап
Даян Мурзин эзләре буйлап
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: