Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2023, 17:00

Ник иремә отпуск бирмиләр?

Һәрбер гаиләдә проблема, тормыш мәшәкате туарга мөмкин.

Ник иремә отпуск бирмиләр?
Ник иремә отпуск бирмиләр?

     Һәрбер гаиләдә проблема, кичекмәстән хәл итүне таләп иткән тормыш мәшәкате туарга мөмкин. Бу – ирләре мобилизациягә юлланган гаиләләргә дә хас. Мондый очракта гаиләләрнең күбесе, проблемасын хәл итә алмаса, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

       Шушы көннәрдә Кристина исемле ханым пособияләрне вакытында түләмәүләренә зарланган һәм ачыргаланып ярдәм сораган. “Без бу акчаларга бик тә мохтаҗбыз”, - дип язган ул.

       “Хәрбиләрнең балаларына түләнергә тиеш пособиеләр белән кем шөгыльләнә икән? Кемгә мөрәҗәгать итәргә?  Пособиегә гаризамны 22 апрельдә яздым, 2 майда хупладылар. Акча биш көн эчендә килеп җитә дип яздылар. Биш көн үтте – акча юк. Бердәм номерга шалтыраттым:   тагын биш көн тирәсе көтегез инде, диләр. Бүген менә бишенче көн. Тынлык...” - дип язган ханым.

     Мобилизацияләнгән икенче ир-атның хатыны үзенә һәм гаиләсенә түгел, ә иренең үзенә ярдәм итүләрен үтенә. “Иремә медицина ярдәме кирәк, ә аны закон буенча тиешле отпускасына да җибәрмиләр, - дип зарлары белән уртаклашкан Екатерина. - Ул 7 ай инде СВО зонасында. Февральдән  алып кулы начар эшли. “Парез” диагнозы куйдылар. Кулын бөтенләй тоймый. Госпитальгә салмаганнар, бернинди тикшерү үткәрмәгәннәр. Невролог заключениесе генә бар.

      Командованиесе иремне отпускка 1 апрельдән ялга киткән хәрбиләр белән бергә җибәрергә вәгъдә иткән иде. Ләкин исемлекләргә кертмәгәннәр. Икенче поток белән җибәрергә булганнар иде. Ләкин анда да кертмиләр, чөнки ялга кайтса, кире килмәс дигән уйлыйлар. Шуңа да соңгылардан булып кайтарырга итәләр.

      Путинның указы буенча мобилизацияләнгәннәргә алты айдан соң отпуск бирелергә тиеш, ә минем иремә бирмиләр. Үзебезнең военкоматка да мәрәҗәгать иттем, диагнозы турында табиб биргән заключениеләрне күрсәттем. Военкоматта: “Ирегезне күптән инде тикшерелергә җибәрергә тиешләр иде. Берничек тә ярдәм итә алмыйбыз”, - диләр. Бу хәлләрне ачыклауда миңа ярдәм итүегезне сорыйм. Һичьюгы закон буенча тиешле 14 көн отпускасын бирсеннәр иде”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: