Башкортстанда яшәүчеләр чүп-чар астында калуларына шаклар катып, чиновниклардан чара күрүне сорый. Сүз Яңавал районы Кисәк-Каен авылы турында бара.
2019 елдан алып авыл халкы моңа кадәр күрелмәгән “чүп-чар апокалипсисы” белән көрәшә. Бишенче ел рәттән монда чүп-чарны вакытында чыгармыйлар.
Әлеге вакытта өченче атна инде чөнки Кисәк-Каен, Прогресс, Янбарис, Тартар торак пунктларыннан чүп-чар чыгарылмый. Хәлләр искитәрлек, социаль челтәрләрдә аһ-зарларга карата бернинди реакция юк. "Проблеманы хәл итәргә ярдәм итүегезне сорыйбыз. “Дюртюлимеливодстрой” төбәк операторын алыштырырга вәгъдә иттегез, ә бернәрсә дә үзгәрмәде”, - дип Башкортстан Башлыгының социаль челтәрдәге битенә зарларын язган Алик исемле ир-ат.