Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2023, 14:30

Якташыбыз "Голос" бәйгесендә финалга чыкты

Стәрлетамак кызы Эльмира Диваевага уңышлар телик!

Якташыбыз "Голос" бәйгесендә финалга чыкты
Якташыбыз "Голос" бәйгесендә финалга чыкты

Башкортстаныбыз җыр-моңга сәләтле кешеләргә бай. Эльмира Диваева исемле тагын бер якташыбыз «Голос» телетапшыруында финалга чыккан.

Стәрлетамакта туып-үскән Эльмира Жанна Фриске репертурыннан «А на море белый песок» җырын башкарган. Хәтерлисезлер, җыр 2009 елда бик популяр булды. Бу композиция 2010 елда «Алтын граммофон» премиясен аллы һәм «Ел җырлары» лауреаты да булды.

Тамашачылар тавыш бирүе этабында ук Эльмира көндәшләрен узып китте, остазы Владимир Пресняков та аңа тавыш бирле.

Эльмираның көндәшләре Саратовтан Алина Бахшалиева һәм Сочидан Маргарита Багдасарян була.

Үзе сөйкемле, үзе сәләтле якташыбызга уңышлар телибез! 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: