Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2023, 19:38

"Кунаклар алдында оят!"

Уфа автовокзалына барганыгыз бармы? Радий Хәбировка хат язганнар. 

"Кунаклар алдында оят!"
"Кунаклар алдында оят!"

Уфа 450 еллыгына әзерләнә, бу уңайдан башкалабызда яңа биналар төзелә, парклар яңартыла, юллар, күперләр салына, йорт аллары ямьләнә. Ә менә башкаланың көньяк автовокзалын яңарту турында әле сүз чыкканы булмады, күрәсең ул хәтта планга да кертмәгән. Халык борчыла.

Дәгъва белдереп, төбәк Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткәннәр. Аның социаль челтәрләрдәге битендә уфалы Елена исемле хатын мондый эчтәлекле язу калдырган:

"Мин студент елларында автовокзал нинди иде - һаман да шул килеш. Ул бер үзгәреш тә күргәне юк. Бәдрәфе ни тора! Бер уңайлыклары да юк, ә түләүле. Ул бинаны ничек тә булса матурларга кирәк. Бик оят.... Үзегез дә берәр килеп карагыз әле. Куркып качарлык..." дип язган ул.

Хатын вокзал эчендә банкоматларның булмавына да зарланган. "Уфага республика авылларыннан гына йөрмиләр бит, ә чит төбәкләрдән дә кунаклар килә", - дигән. Ә сез, дуслар, Уфаның автовокзалына кергәнегез бармы, ул нинди торышта?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: