+21 °С
Болытлы


Уфада трамвайлар күчмә арт-объектларга әверелә.
Аларның беренчесе 5нче номерлы трамвай бүгеннән эшли башлады.
Трамвайга рәсемне Екатеринбург шәһәреннән рәссам Александра Элши эшләгән. Иҗади эшнең сюжеты: трамвай ишекләрен ачканда "колаклы персонаж"ны эшләпәдән алу мизгеле сурәтләнгән. Бу билетсыз трамвайда йөрүчеләргә бераз кисәтү. Чөнки халыкта билетсызларны «куяннар» дип атыйлар.