Җәмгыять
18 Май 2023, 10:05

“Урман” операциясе башлана

Башкортстанда 29 майдан 11 июньгә кадәр “Урман” оператив-профилактик операциясе игълан ителә.

oblgazeta.ru “Урман” операциясе башланаoblgazeta.ru “Урман” операциясе башлана
“Урман” операциясе башланаФото:oblgazeta.ru

 

Операциянең төп максаты – урманнарда агачларны законсыз кисүне булдырмау. Урман хуҗалыгы үткәргән рейдларда Эчке эшләр, Экология министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук җәмәгатьчелек урман инспекторлары, ә Гафури, Нуриман, Иглин һәм Яңавыл районнарындагы урман хуҗалыгында казаклар да катнашачак.

“Агачларны һәм куакларны законсыз кисү өчен җинаять җаваплылыгы каралган, хәтта җиде елга кадәр иректән мәхрүм итәргә, 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр штраф салырга  мөмкиннәр”, - дип кисәтәләр Урман хуҗалыгы министрлыгыннан. Икенче тапкыр эләксәң, штраф күләме 20-50 мең сум тәшкил итәчәк. Юридик шәхесләр өчен 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Чыганак: resbash.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас