Җәмгыять
17 Май 2023, 13:07

Тагын чупакабра килеп чыкканмы?

Йөздән артык тавыкны харап иткән. 

Тагын чупакабра килеп чыкканмы?Тагын чупакабра килеп чыкканмы?
Тагын чупакабра килеп чыкканмы?

Ишембай районының Исәкәй авылында ниндидер җәнлек берничә атна эчендә йөздән артык тавыкны харап иткән. Кошлар буып үтерелгән һәм гәүдәләре өзгәләнгән.

Авылда кайбер кешеләр бу "чупакабра" эшедер, диләр. Риваятьләр буенча, бу мифик җан иясе йорт хайваннарын, кошларын буып, каннарын эчә.

Ләкин олырак яшьтәгеләр икенче версиягә тартыла: су буйларында, урман читләрендә яши торган сусарсыманнар классыннан имезүче ерткыч җәнлек - ләтчә (ласка) хөҗем итәдер, диләр. Алар нәкъ кошлар, тычканнар һәм бакалар белән туклана.

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас