Җәмгыять
17 Май 2023, 06:50

Пляжлар су керү мизгеленә әзерме?

Сорауга җавап итеп: “Әзерләнәләр, ләкин проблемалар бар”, - диясе килә.

Пляжлар су керү мизгеленә әзерме?Пляжлар су керү мизгеленә әзерме?
Пляжлар су керү мизгеленә әзерме?

Уфаның гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Рафаэль Әхмәтов әйтүенчә, 1 июньдә Уфада су керү сезоны башлана. Һәм әлеге вакытта пляжларны арендалаучыларның барысы да, шул исәптә пляж хуҗалары да, коткаручыларны аттестацияләп бетермәгән. Ә бу мәҗбүри. “Әлеге мәсьәлә буенча эшне көчәйтергә кирәк”, - ди бу җәһәттән Рафаэль Әхмәтов.

      Суда ял итүне оештыру өчен Уфа хакимияте быел шәһәр территориясендә түбәндәге сулыкларны билгеләде:

  • Агыйдел елгасы акваториясендә бу – “Кояшлы” (Киров районы), “Водник” (Ленин районы), “Ак-Яр Затон” (Ленин районы), “Ак-Яр Нижегородка” ял зоналары (Ленин районы).
  • Уфа елгасы акваториясендә – “Кояш Яры” (Октябрь районы), “Сипайлово Сочие” (Октябрь районы), “Песчаный” ял зоналары (Калинин районы).
  • Шәһәр күлләрендә: Глубокое күлендәге “Карьерный”, Кашкадан күлендә  “Кашкадан”, Теплое күлендә “Оҗмах яры” ял зоналары.

    Югарыда санап киткән ял зоналары  2023 елның 1 июненнән 31 августына кадәр эшли.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас