Җәмгыять
17 Май 2023, 09:50

Мобилизацияләнгән ирнең гаиләсе сусыз калган

Чиновниклар кайчан чара күрер икән?

Мобилизацияләнгән ирнең  гаиләсе сусыз калганМобилизацияләнгән ирнең  гаиләсе сусыз калган
Мобилизацияләнгән ирнең гаиләсе сусыз калган

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атның гаиләсе сусыз калган. Бу хакта  алар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка җирле чиновникларның чара күрмәве турында зарланалар.

     "Уфа районы Миловка авылының Совет урамындагы хәлне ачыклавыгызны үтенәбез. Су юк. Узган ел җәй буе булмады! Бәхеткә каршы, ярый әле янгыннар булмады.  Су булмагач, ничек сүндерер идек.

     Һәркемнең дә өйгә су кертү мөмкинлеге юк. Әч балигъ булмаган бала белән вакытлыча прописка буенча Миловкада яшибез, гаилә башлыгы СВОда. Ни үзебез юына алмыйбыз, ни кер юып булмый. Коеда су аз, җитәрлек түгел. Совет урамында су булмавы зур проблема тудыра: сәбәбе – я насосы ватыла, я башкасы.  Чара күрелми.

     Моңа кадәр аһ-зарларыбызны Уфа районы хакимиятенә юллый идек. Без бит скаважина, кое казырга кушмыйбыз. Бары тик күлдә булган суны  сорыйбыз, ул гомер буе булган. Уфа районы хакимияте кайчан нәрсәдер эшли башлар икән? Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәр көн  югары янгын куркынычлыгы турында яза. Әгәр ут чыкса, бездә аны сүндерергә су  юк", - дип зарланган  Вика.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас