Җәмгыять
17 Май 2023, 07:50

Чүплекне кем яндырган?

Башкортстанның Күгәрчен районында каты көнкүреш калдыклары полигонында янгын чыккан.

Чүплекне кем яндырган?Чүплекне кем яндырган?
Чүплекне кем яндырган?

    Йомагуҗа авылыннан өч чакрым ераклыкта янгын чыгуы турында 16 майга каршы төндә билгеле булган. Әлеге язманы әзерләгән вакытка 150 кв. метр мәйданда янгын сүндерүгә ирешкәннәр. Янгын сүндерүчеләр пыскып яткан көл-күмерне сүндерү белән мәшгуль.  Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының үзәк эзләү-коткару отряды начальнигы Денис Габдрахимов сөйләде.

    Республикада табигать янгыннары белән бәйле хәл контрольдә тотыла. Соңгы тәүлек эчендә урманнарда һәм ялан-кырларда ут чыгуның яңа учаклары теркәлмәгән.

    Моңа кадәр Башкортстанда янгынга каршы махсус режимның озайтылуы турында язган идек инде. Бу чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигать территорияләрендә, запас җирләрдә, юл буйларында, елга һәм күл зоналарында, шәһәр һәм авыл биләмәләре территорияләрендә, бакчачылык ширкәтләрендә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда, чүплекләрдә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарында учак ягу  тыела.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас