

Интернетта "SuperJob" сервисы белгечләре җиде көнлек ялга халык күпме акча сарыф итәргә әзер булуларын ачыклау өчен сораштыру үткәргән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бүгенге көндә уфалылар бер атналык ял өчен якынча 37 мең сум туздыра алулврын белдергән. Ә чынында, бер кешегә җиде көнлек "нормальный" ял өчен 160 мең сум акча кирәк, дигәннәр.
Сораштыруда катнашучыларның 31 проценты быел ял итү өчен акчалары бөтенләй булмавын белдергән. Бер ел эчендә шәһәрдә идеаль ял итү 10 мең сумга арткан.
Моннан тыш, сораштыруда күренүенчә, Мәскәү халкы җиде көнлек ялга бер кешегә уртача 55 мең сум, Красноярск 50 мең сум һәм Екатеринбург 48 мең сум акча туздырырга әзер.