Җәмгыять
12 Май 2023, 12:46

Бәйрәм белән сезне, Гөлназ ханым!

Гөлназ Рәис кызы Идрисова исә бүгенге котлауларга бигрәк тә лаек.

Бәйрәм белән сезне, Гөлназ ханым!Бәйрәм белән сезне, Гөлназ ханым!
Бәйрәм белән сезне, Гөлназ ханым!

12 май – илебездә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Гөлназ Рәис кызы Идрисова исә бүгенге котлауларга бигрәк тә лаек. Чөнки ул соңгы бер ел эчендә ике тапкыр (!) Луганск халык республикасында игелекле хезмәтен салып кайткан.

  -Мин үземнең һөнәрем белән бик нык горурланам,- ди Гөлназ ханым.- Чөнки аннан да изгерәк, аннан да гуманлырак башка һөнәрне мин белмим. Һәм кешеләргә чын ярдәм күрсәтә алуым белән бәхетлемен!

    Беренче тапкыр алар, Башкортстаннан беренче медиклар бригадасы составында, Красный Луч шәһәренә үткән елның 11 маенда юл алганнар һәм һәм шәһәр халкына медицина ярдәме күрсәткәннәр. Икенче сәфәр үткән октябрь аеннан  алып декабрь ахырына кадәр сузылган. Бу юлы инде республика медиклары “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе сугышчылары саулыгын саклау өчен көч салган.

   -СВОда булып кайтканнан соң минем тормышка, кешелеккә булган карашым, уй-фикерләрем үзгәрә төште. Холкым да сабырланды, кечкенә нәрсәләргә дә чын йөрәктән сөенергә, һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәндем,- ди Гөлназ Рәис кызы.- Әлбәттә, Красный Лучта кичергәннәр барсы да истә, бер нәрсә дә онытылмаячак. Минем янымда һәрчак барсы да тырыш һәм кеше хәсрәтенә тыныч карый алмаган олы йөрәкле, чын батыр кешеләр хезмәт салды. Мин аларның барсын да хөрмәт итәм, без бүген дә аралашып яшибез. Бер үк илләр-көннәр тынычлансын, сугышлар тукталсын, җиргә кан һәм күз яшьләре коелмасын иде!

   Әмин, шулай була күрсен, хөрмәтле Гөлназ ханым!   

   Без сезне һәм барлык коллегаларыгызны һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз! Гаиләләрегезгә иминлек, ныклы сәламәтлек, сабырлык һәм изгелекле эшегездә зур уңышлар телибез.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас