Бүген республикабызда аек яшәү рәвешен пропагандалаучы “Аек авыл” конкурсы турында белмәгән, аның асылын, мәгънәсен, әһәмиятен аңламаган бер генә авыл биләмәсе дә юктыр. 2019 елда старт алган, шул вакыттан бирле зур җанлылык белән дәвам итеп, быел да оешкан төстә үткән иң мәртәбәле бәйгеләрнең берсенә әйләнде ул.
Үткән атнада “Аек авыл-2023” республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүче авыллар билгеләнде. Аларга саллы акчалата призлар тапшырылды. Шундыйларның берсе – Дүртөйле районының Мәскәү авылы. “Иң зур авыл” номинациясендә җиңүче дип табылган Мәскәү авылы 6 миллион сумлык акчалата бүләккә лаек булды. Исегезгә төшерәбез, "Аек авыл" проекты Башкортстан Республикасы гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фондыннан БР Башлыгы гранты акчасына гамәлгә ашырыла.
Үткән атнаның җомгасында без, “Өмет”челәр, мәскәүлеләрне шундый зур җиңүләре белән котлап, хәл-әхвәлләрен белешеп кайту нияте белән Мәскәү авылына юлландык. Әйтергә кирәк, сәфәребез күңелләрне сагышка салган, күзләргә яшь тулырга мәҗбүр иткән моңсу чараларга туры килде – бу көнне мәскәүлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләр истәлегенә куелган Хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар һәм шунда ук ачык һавада оештырылган күркәм бәйрәм концертын карадылар.
Без авылдашларны һәм Мәскәү авыл биләмәсе башлыгы Динар Заһит улы Хөснетдиновны зур җиңүләре белән котладык һәм конкурсның барышы, аңа ирешү өчен ничек тырышулары турында кызыксындык.
- Рәхмәт котлауларыгызга! – диде ул шат елмаеп. - Дүртөйле районыннан быел өч авыл катнашты – Таш елга, Суккул һәм безнең Мәскәү. Район җитәкчелеге ел саен авыл биләмәләренең эшчәнлегенә анализ эшли, күрсәткечләрнең нинди булуын контрольдә тота. Безнең авыл статистикасының башкаларга караганда яхшырак булуы ачыкланды. Район дәрәҗәсендә алдынгы урынны алдык. Шулай итеп, Мәскәү авылын “Аек авыл” республика конкурсында катнашырга лаек дип таптылар. Үзем авыл биләмәсе башлыгы булып 10 елдан артыграк эшлим.
- Динар Заһитович, үткән ел да катнашкансыз, шулай бит?
- Әйе, катнаштык, ләкин ул вакытта җиңү өчен аз гына җитми калды. Тәҗрибәбез азрак булгандыр инде. Һәрбер конкурсның үзенең шартлары була бит. Мәсәлән, безнең башкалар күреп торырлык “Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен”! дип язылган баннерыбыз булмаган. Аннары уннан артык муниципальара хезмәттәшлек булырга тиеш, ягъни без конкурс кысаларында башка районнар белән бергәләшеп күркәм чаралар оештырырга тиешбез. Тагын бер моменты бар – республика матбугатында авылыбыз, күркәм эшләребез турында уннан күбрәк язмалар дөнья күрергә тиеш булган. Шулай итеп, үткән елда җиңәргә бик аз гына, кул сузымы гына ара калган иде. Әлбәттә, җиңмәгәч, күңелгә кыен булды. Кайттык та: “Без киләсе елда да катнашачакбыз!” дигән ныклы карарга килдек.
- Һәм җиң сызганып эшкә тотындыгыз...
- Нәкъ шулай. Күрсәткечләребез тагын әйбәт булды, нәтиҗә буларак, районда тагын беренче урынга чыктык. Шулай итеп, республика күләмендә үзебезне танытырга мөмкинлек туды. Үзебезчә ныклы план кордык һәм алсыз-ялсыз дигәндәй, ниятләгән максатыбызга ирешергә дип тырыша башладык. Үткән елда җиңүгә ирешергә комачаулаган барлык кимчелекләрне исәпкә алдык. Республика матбугатында Мәскәү авылындагы күркәм эшләребезне күрсәтүче унҗиде, район гәзитендә ун алты язма дөнъя күргән. Өч тапкыр БСТ телевидениесенә чыктык. Муниципальара хезмәттәшлек дигәннән, күп кенә районнар моны исәпкә алып бетермәгәннәр, ә без башка районнарны үзебезгә чакырып, я футбол уйныйбыз, я волейбол, я башка берәр чара үтә... Хәтта телевидениегә барып, Баймак районы белән бергәләшеп “Алтын тирмә”дә катнашып кайттык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде – без бу җиңүне көткән идек!
Ә бит Динар Заһитович әйтүенчә, мәскәүлеләрнең көндәшләре бик көчле булган. Болар – Тәтешле, Яңавыл, Аскын, Баймак, Зилаер авыллары. Уфадан – Жуково авылы.
- Көндәшләребез 12 районнан иде, - дип дәвам итте сүзен авыл биләмәсе башлыгы. - Шул 12 районның 5се конкурста кабаттан катнаштылар. Архангель районы - хәтта өченчегә. Барыбызның да җиңүгә өмете бар иде. Бәхет кемгә елмаер, дип өметләнеп көттек.
Мәскәү авылында бүгенге көндә 1815 кеше яши. “Аек авыл” республика конкурсында катнашып, саллы акчалата бүләк – 6 миллион сум акча отулары турында әйткән идек инде.
- Бүләк акчаны нинди файдалы максатларга тотынырга уйлыйсыз? – дип сорадык.
- “Аек авыл”да катнашкан вакытта ук халыкка гел әйтеп килдек: “Җиңсәк, паркны төзекләндерербез. Ел да чабабыз. Бурьян баса....” Өмә эшләсәк, халыкны җыеп башкарабыз. Шуңа күрә авылдашлар приз акчасының нинди максатка тотылачагын алдан белеп торды. Башка файдалы максатларыбыз да бар.
- Быелгы конкурс тәмам, Динар Заһитович. Нинди нәтиҗәләргә килдегез? Күңелдә нинди тәэссоратлар калды?
- Иң мөһиме – конкурс халыкны берләштерде. Моның шулай булуы аеруча нык сизелде. Күреп торасыз, махсус хәрби операция барган чорда яшибез. Конкурс үткәрелгән арада тиз генә гуманитар ярдәм дә җыеп алабыз. Акча җыеп, бер УАЗ да җибәрдек. Икенче яктан, бәйгенең ярыйсы ук авыр булуын да әйтми кала алмыйм. Бөтен энергияне, көчне ала торган бәйге, шул ук вакытта аның файдалы, җаваплы булуын да ассызыклап әйтәм. Оештырырга, спонсорлар эзләргә кирәк. Чараларны үткәрү бюджетта каралмаган бит.
Менә шулай, мәскәүлеләрнең уртак тырышлыгының нәтиҗәсе күз алдында – алар җиңүче. Бу хәлгә авылдашлар да бик сөенгән. Бәйрәм концерты башланыр алдыннан өлкән яшьтәге апалар белән шушы хакта сөйләшеп алдык. Лүзә апа Мусина, мәсәлән, үзенең бу якларга читтән килеп төпләнүе, “Газпром”да эшләп, шушыннан пенсиягә чыгуы турында әйтте.
- Читтән килгән кеше булсам да, Мәскәү авылын бик яраттым, - диде Лүзә апа елмаеп. - Озын-озак еллар шунда эшләдек. Бәйрәмнәрне бик күркәм итеп үткәрәбез. Мәскәүнең халкы да әйбәт, уңган. Һәр җирдә чисталык, тәртип. Әле менә “Аек авыл” конкурсында җиңдек. Аңа шатлануларыбыз! Өметле, киләчәкле авыл ул Мәскәү. Авылдагы яшьләр дә тырыш. Авыл советы биләмәсе башлыгыннан уңдык, бик булдыклы, тырыш кеше. Алдагы көннәребез имин, илләребез тыныч булсын дигән теләк белән яшибез.
Динар Заһитович әйтүенчә, авыл биләмәсе буенча сугыш балалары, тыл эшчәннәре барысы бергә 93 кеше исәпләнә. “Авылыбызның горурлыгы булган тыл эшчәннәре күпләр иде, кызганычка каршы, 14 кеше калдылар. Бөек Ватан сугышы ветераннары юк инде. Мобилизация белән киткән егетләребезнең гаиләләренә килеп, хәлләрен белеп торабыз. Монысы – намус эше”, - диде ул.
Менә шулай, алларына күркәм, файдалы максатлар куеп, шуларга ирешү өчен бар тырышлыкларын салып эшлиләр һәм яшиләр мәскәүлеләр. Чөнки алар яхшы аңлый – мондый максатлар халыкны берләштерә, киләчәккә ышанычны арттыра.