Җәмгыять
11 Май 2023, 17:00

2022 елда Башкортстанда 15 яшькә кадәрге 90 кыз авырга калган

2022 елда Башкортстанда 15 яшькә кадәрге 90 кыз авырга калган2022 елда Башкортстанда 15 яшькә кадәрге 90 кыз авырга калган
2022 елда Башкортстанда 15 яшькә кадәрге 90 кыз авырга калган

2022 елда Башкортстанда балигъ булмаганнар арасында авырга узучылар саны кинәт арткан. Мәгълүматларны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән UfaTime сайты бастырып чыгарган.

Мәгълүм булуынча, республикада 15 яшькә кадәрге 90 кыз, шулай ук 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге 438 кыз балага узган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге кызларның 202 баласы туган.

Бер ел элек 15 яшькә кадәрге бары тик ике кыз һәм 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге 293 кыз гына балага узган.

Гомум алганда, Русия буенча 2022 елда балигъ булмаганнарның 11 524 авырга узу очрагы теркәлгән, шуларның 344е 15 яшькә кадәрге кызлар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас