

Башкортстан халкының хезмәт хакы 14 елдан соң гына 100 мең сумга җитәчәк.
Хезмәт хакы үсеше буенча республика төбәкләр рейтингында 34 нче урынны алган. Димәк, республикада яшәгән халкының 25 процентының хезмәт хакы 6,1 елдан соң 100 мең сумнан артып китәчәк, 50 процентының – 10, 2 елдан соң, 75 процентының 14 елдан соң гына уртача хезмәт хакы 100 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бу хакта «РИА Новости» «РИА Рейтинг» тикшеренү нәтиҗәләренә сылтама белән хәбәр итә.
Без көтеп өйрәнгән инде, бер карасаң, күп тә калмаган кебек, нибары 14 ел. Тик кибетләрдә хаклар гына үсмәсен, шулай бит?!