

Безнең Югары Аташ – бай тарихка ия авыл. Бик күп танылган шәхесләребез бар, без алар белән чын күңелдән горурланабыз.
Соңгы елларда авылыбызны төзекләндерү максатында шактый эшләр башкарыла. Быел, мәсәлән, 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан – “Мин Аташны яратам” дигән стела урнаштырылу авылдашларның күңелләрен күтәреп җибәрде.
Стеланы ачу өчен күпләр тырышлык салды: мәсәлән, Гүзәл һәм Илүс Гыйлемхановлар бар кирәкле әйберләрне алып кайтты, аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Матурлыгы белән күзләрне иркәләгән стеланы Рәсим Гыйләҗев эшләде, “кулларыннан куансын” дип изге теләкләр тели аңа авылдашлар. Ә бу зур эшләрне оештырып, ахырына җиткерүче кеше – авылның старостасы Наил абый Галиев. Гомумән, авылыбызны төзекләндерү, ямьләү эшендә бик күп кешеләр хезмәт салды, барысының да исемен атап чыгу мөмкин түгел.
Бар халыкка матур үрнәк булырлык кыз һәм егетләребезгә зур рәхмәтләр белдерәбез, аларга киләчәктә зур уңышлар, иминлек, саулык телибез. Һәм бар Югары Аташ авылы халкына: “Бердәм булыйк, кече илебезне яратып, ямьләп яшик, дуслар!” дип дәшәбез.
Әйткәндәй, авылның 300 еллык тарихына багышлап үткәрелгән тантана вакытында “Базы” кооперативының генераль директоры Вадим Соколов 100 мең сум акча бүләк иткән иде. Үткән ел ахырында 145 метр араны койма белән әйләндереп алырга мөмкинлек бирде бу. Бу эшне актив авылдашыбыз Илүс Гыйлемханов оештырды. Алар тормыш иптәше Гүзәл белән өстәп үзләреннән дә акча бүлде, ерак Шакшадан йөк машиналарын куып, кирәкле товарлар да алып кайттылар.
Авылыбызда үткәрелгән өмәләрдә киләчәктә дә актив катнашыйк, бу матур дөньяларны ямьләп яшик, дуслар!