

"Апрель гүзәле" исеменә Илүзә Галиева лаек булды.
Сылу кыз Хәйбулла районының Үрнәк авылында туып-үскән, хәзер Уфада яши. Балачактан җыр-моңга гашыйк, шуңа күрә дә Г.Әлмөхәмәтов исемендәге музыка интернат-гимназиясенә укырга кергән. Аннан соң 3.Исмәгыйлев исемендәге сәнгать училищесының музыка теориясе бүлегендә укып, аны тамамлау белән М.Кәрим исемендәге 158нче Башкорт гимназиясендә балаларга музыка серләрен ача башлаган. Менә инде 4 ел ул - яшь укытучы.
Җырларга да бик ярата. Төрле чараларда сәхнәгә чыгып җырласа, үзендә ниндидер көч, дәрт, дәрман ала. Ошаган җырларга каверлар яздыра - аларны хәзер интернет челтәрләрендә табып була. Югары белем киләчәктә кирәк булыр дигән уйга килгәч, М.Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетын читтән торып тәмамлаган.
Үз-үзеңне үстерү, ниндидер яңа һөнәрләр үзләштерү, бигрәк тә яраткан эшең белән шөгыльләнү кызыклы һәм файдалы. Заман таләбенә яраклашып, уйламаганда тагын яңа һөнәр үзләштергән - прическалар эшләү, чәч матурлау, биткә макияж ясау осталыгына ия. Илүзә Галиева уйлавынча, хатын-кыз һәрвакыт матур булырга тиеш. Шуңа күрә кызларны матурлап, аларның кәефен күтәреп, бәхетле итү ошый аңа.
"Бар дөнья сиңа каршы кебек тоелганда да, самолетның җилгә каршы очканын беркайчан да онытырга ярамый" дигән девиз белән алга, тик алга атлый.