Җәмгыять
5 Май 2023, 07:08

Эссе җәй киләме?

Климат үзгәрү мәсьәләләре буенча белгеч Михаил Юлкин апрель аенда ук 2023 елның җәе нинди булачагын әйткән иде.

искрагазета.рф Эссе җәй киләме?искрагазета.рф Эссе җәй киләме?
Эссе җәй киләме?Фото:искрагазета.рф

Быел Русиядә соңгы 150 елдагы иң эссе җәй булуы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, өч ай буе илне кояш кыздырачак, экстремаль эсселек торачак. Ил буенча һава температурасы 40 градустан да югарырак күтәреләчәк. Мәскәү, Курск, Белгород, Тула өлкәләре өчен генә түгел, Себер, Урал һәм Ерак Көнчыгыш өчен дә бу гайре табигый хәл булачак.

Аномаль эсселек аркасында янгыннар куркынычы туа. Коткаручылар әлеге вакытта Чиләбе өлкәсендә коры үләннән янып киткән зур янгын белән көрәшә. Утның торак йортларга күчү куркынычы бар.

Янгын сүнедрү хезмәткәрләре, шулай ук, Ставрополье краенда зур янгынны бетерү өстендә эшли: анда мазут тутырылган мичкәләргә ут капкан һәм янгын күз ачып йомганчы 500 квадрат метрга таралган. Бу янгынны икенче ранг авырлыктагы дип бәяләгәннәр.

Климат үзгәрү мәсьәләләре буенча белгеч Михаил Юлкин апрель аенда ук 2023 елның җәе тарихтагы иң җылы җәй булачак, дип белдергән иде. Былтыр Европаны көйдергән эсселек дулкыннары Үзәк Русияне урап узган иде. Әмма көтелмәгән кунак быел безгә дә килеп җитәргә мөмкин. Юлкин әйтүенчә, һәр ел саен җәйләр былтыргыдан эссерәк була барачак. Моңа климатның үзгәрүе сәбәпче. 

Мондый эсселек 1879 елдан бирле булмаган. Шуңа күрә, кондиционерлар куюны алдан хәстәрләгез. Җәй көне чират булуы мөмкин.

Чыганак: iz.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас