

Уфада Айская урамында яшәүчеләр будильниктан алдарак уянганнар. Моның сәбәбе-аларның тәрәзәләре астында кинәт яңгыраган салют тавышы. Бу хәлнең сәбәбе яшь егетнең романтик гамәле булып чыккан.
Егет дусты белән бергә алдан ук сөйгән кызының йорты янындагы болынга фейерверклар белән очыш кую җайланмасын урнаштырган.
Ул кыз янына чәчәк бәйләме алып килеп, бүләк иткән. Шул арада фейрверк шартлый башлаган. Шартлаулар белән бергә йорт янындагы автомобильләрнең сигнализацияләре дә яңгырый башлаган, бу исә күп кенә йортларда яшәүчеләрне иртәнге йокыларыннан уяткан.