Җәмгыять
4 Май 2023, 09:30

Машинага таш төште. Ремонтны кем түләр?

Четерекле хәл. Нишләргә дә белмәссең...

Машинага таш  төште. Ремонтны кем түләр?Машинага таш  төште. Ремонтны кем түләр?
Машинага таш төште. Ремонтны кем түләр?

     Парковкага куйганда җилле  көн иде, якындагы йорт түбәсеннән машинама кирпеч килеп төште. Яңа гына сатып алган машина, каско юк. Бик борчылдым. Беләсем килә, зыянны йорт белән идарә итүче компаниядән түләттерә аламмы?

                                 Мансур.

 - Әйе, түләттерә аласыз. Идарә итүче компания сезнең таләпне канәгатьләндерергә бурычлы, - дип аңлата бу җәһәттән адвокат Надежда Швырева. – Мисал китерә алам: Русиянең Югары суды һәм Волгоград өлкәсе суды сезнекенә охшаш хәл буенча карар чыгарды. Волгоградта яшәүче ир-атның “Лексус” машинасына үтеп барганда якындагы йорт түбәсеннән таш кисәге килеп төшкән. Машина нык зыян күргән. Нәтиҗәдә, “Лексус” хуҗасы суд аша  идарә итүче компаниядән үз файдасына 1,88 млн сум акча юллап алды. Бу суммага ремонтка киткән чыгымнар һәм ремонтны үз теләге белән компенсацияләүдән баш тарткан өчен идарә итүче компаниядән юллап алынган штраф керде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас