Җәмгыять
4 Май 2023, 06:43

Хәерчелек чигендә

Башкортстанда 404,2 мең кеше хәерчелек чигендә яши.

www.9111.ru Хәерчелек чигендәwww.9111.ru Хәерчелек чигендә
Хәерчелек чигендәwww.9111.ru

2022 елгы нәтиҗәләргә караганда, Башкортстанда 404,2 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Росстат хәбәр итүенчә, аларның кереме илдәге яшәү минимумыннан түбән.

Шулай да хәерчеләр саны соңгы өч елда кимүгә таба бара: 2020 елда аларның саны 469,7 мең булса, 2021 елда – 455,7 мең теркәлгән.

Русия буенча 2023 ел башында 14,3 миллион кешенең яшәү минимумыннан түбән эш хакы алып эшләве билгеле.

Яшәү минимумы быел 1 гыйнвардан Башкортстанда 12 110 сум итеп билгеләнде. Эшкә яраклы булган халык өчен ул – 13789, пенсионерлар өчен – 11 990, балаларга 12 271 сум тәшкил итә.

Чыганак: ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас