Җәмгыять
4 Май 2023, 08:20

Бизнес-шерифлар форумына рәхим итегез!

Чара Инвестсабантуй кысаларында үтәчәк.

Бизнес-шерифлар форумына рәхим итегез!Бизнес-шерифлар форумына рәхим итегез!
Бизнес-шерифлар форумына рәхим итегез!

25 майда «Урал аръягы-2023» Бөтенрусия инвестсабантуй кысаларында II төбәкара бизнес-шерифлар форумы узачак

- Бүгенге көндә бизнес-шерифлар муниципалитетларда бизнеска ярдәм итү мәсьәләләре буенча тулы мәгълүматка ия булган төп фигуралар булып тора.  Аларның төп бурычы – уңай,  эшлекле климат формалаштыру аша җирле эшкуарлыкны үстерүне тәэмин итү. Институт 2019 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылды һәм стратегик инициативалар агентлыгының иң яхшы төбәк практикалары пулына керде, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Моратов.

Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов чарада катнашучыларны бай программа көтә дип сөйләде.

- Форумның эшлекле программасы кече бизнестагы вәзгыятьне анализлауга, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә, дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә тәҗрибә һәм алдынгы практикалар алмашуга багышланган, - диде Рөстәм Афзалов.

Форум кысаларында  дискуссиләр узачак, анда республиканың бизнес-шерифлары, шулай ук РФ төбәкләре һәм чит илләрдән вәкилләр  катнашачак. Модератор булып «РБК-Уфа»  җаваплылыгы чикләнгән оешма  директоры Равил Ватолин чыгыш ясаячак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас