Җәмгыять
4 Май 2023, 08:23

Безнекеләр вахтага Мәскәүгә китә, ә мәскәүлеләр кая үзләре кая юллана соң?

Лаеклы хезмәт хакы түләнсә, беркем дә чит тарафларга китмәс иде.

Безнекеләр вахтага Мәскәүгә китә, ә мәскәүлеләр кая үзләре кая юллана соң?Безнекеләр вахтага Мәскәүгә китә, ә мәскәүлеләр кая үзләре кая юллана соң?
Безнекеләр вахтага Мәскәүгә китә, ә мәскәүлеләр кая үзләре кая юллана соң?

Үз төбәгеңдә лаеклы түләнгән эш таба алмый, чит якларга китеп эшләргә, гаиләңне шул рәвешле туендырырга, балаларны шул рәвешле үстерергә мәҗбүр булу – бүгенге заманга хас күңелсез күренеш. Кызганычка каршы, бу хәл безнең республикага да хас. Күп кенә ир-атларыбыз вахта белән Мәскәүгә, Төмәнгә, Сургут һәм Уренгой шәһәрләренә, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка якларга йөреп эшләргә мәҗбүр.  Ә күпме соң алар – читтә эшләүче вахтачылар?

    Алдан ук шуны әйтергә кирәк: Башкортстан  Русия Федерациясендә чит төбәкләргә китеп эшләүчеләр саны буенча икенче урында тора. Үткән ел республикада вахтачылар саны аз гына кимегән әле.

     2022 елда, әйтүе генә ансат, 165,8 мең кеше республикадан читтә эшләгән. Бу - Башкортстанның барлык мәшгуль халкының 8,9 % дигән сүз. 

   Башка төбәкләргә китеп эшләүчеләр саны буенча беренче урында Мәскәү өлкәсе лидер булып тора. Кызык килеп чыга түгелме соң: безнекеләр, яхшырак түлиләр дип,  Мәскәүгә юллана, ә башкала халкы, үзләрендәге эш хакларыннан канәгать булмыйча, тагын да кайдадыр чит якларга юл тота. Андыйлар 743,8 мең кеше исәпләнә.

   Икенче урында Башкортстан дидек. Лидерлар өчлеген Ленинград өлкәсе тәмамлый – төбәкнең 160,2 мең кешесе 2022 елда башка субъектларда эшләгән.

   Аннан соң исемлектә Чувашстан (74,5 мең кеше), Саратов өлкәсе (71 мең кеше), Омск өлкәсе (64,7 мең кеше), Волгоград өлкәсе (61,4 мең кеше), Дагыстан (56,3 мең кеше), Тула өлкәсе (50,4 мең кеше) һәм Брянск өлкәсе (47,9 мең кеше) тора.

    Чит якларны макта, үзеңдә лаеклы яшә диясе килә. Ләкин барысы да без теләгәнчә түгел шул. Лаеклы хезмәт хаклары түләнгән эш урыннарын күбрәк булдыру өстендә ныграк эшләргә кирәктер.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас