Җәмгыять
2 Май 2023, 20:21

Бушлай чәч кисү акциясен булдырганнар

СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярыйсы ярдәм бу.

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Махсус хәрби операциягә ярдәм төрле яклап оештырылган. Яу кырында якташларыбыз хәрби бурычларын үтәсә,  тылдагылар хезмәт батырлыклары кыла, дисәң дә була. Күп эшкуарлар, республикада яшәүче гади кешеләр дә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. Уфадагы матурлык салоннарының берсендә мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына  бушлай чәч кисү һәм маникюр ясау акциясен башлап җибәргәннәр.

“Ла Велла” матурлык салонына Алевтина Скобенко ике баласы белән килгән. Кызы һәм кечкенә улының чәчләрен кисәргә вакыт җиткән, ә үзенә яшь хатын маникюр ясатмакчы уйлаган.  Хәрби гаиләсе әгъзаларына буларак, барлык процедуралар да аларга бушлай.

“Көннәр буена өйдә утырасың, ирем нихәлдә икән дип өзгәләнәсең. Элемтә барлыкка-бар инде, әмма уем гел шунда инде. Даими стресста яшәргә туры килә. Шуңа мондый акцияләргә уңай карыйм, хатын-кызлар өчен аеруча әйбәт”, – ди ире мобилизациягә эләккән Алевтина Скобенко.

Нәни Кириллның чәчен моңа кадәр әтисе алган, шуңа әле сабыйның бу тәүге тапкыр чәчтараш салонына килүе. Скобенко гаиләсе “Ла Велла”  үткәргән акциядә беренчеләрдән  булып катнашкан. Акцияне май ае дәвамында һәр дүшәмбе үткәрергә ниятлиләр. Телефон номерына шалтыратып язылырга була, иң мөһиме –махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә әгъзасы статусын раслаучы документ булу шарт.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин Украина территориясендә махсус хәрби операция башлау турында игълан итте.

Илебез иминлеге сагында торган һәркемнең туган якларына исән-имин кайтуын телибез. 

Чыганак: bash.news

Бушлай чәч кисү акциясен булдырганнар
Бушлай чәч кисү акциясен булдырганнар
Бушлай чәч кисү акциясен булдырганнар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас