Җәмгыять
2 Май 2023, 07:00

Иң яхшы каркасчы һәм штукатур исеменә кем лаек булыр?

Башкортстанда үзенчәлекле конкурс узачак.

Иң яхшы каркасчы һәм штукатур исеменә кем лаек булыр?Иң яхшы каркасчы һәм штукатур исеменә кем лаек булыр?
Иң яхшы каркасчы һәм штукатур исеменә кем лаек булыр?

Башкортстанда иң яхшы каркасчы һәм штукатур исеменә үзенчәлекле конкурс узачак. Ярышларда төбәкнең төзелеш компанияләре хезмәткәрләре катнашачак. Конкурсның төбәк этабын оештыручы - БР Төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

     Конкурсның беренче этабы 18 майда Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы базасында (Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 174) узачак. Ярышлар теоретик һәм практик өлешләрне үз эченә ала. Теоретик өлеше 15 сораудан торачак. Практик өлеше номинацияләр буенча конкурс биремнәрен үтәүдән гыйбарәт булачак.

    Төбәк этаплары Русиянең 46 субъектында узачак. Ике конкурста да җиңүчеләр 2023 елның октябрендә Санкт-Петербургта халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында уздырылачак Бөтенрусия этабына барачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас