Җәмгыять
2 Май 2023, 10:05

4 майда Уфада “Яҡташлык көче” II Республика форумы узачак

Фәһемле, әһәмиятле чарага рәхим итегез.

4 майда Уфада “Яҡташлык көче” II Республика форумы узачак4 майда Уфада “Яҡташлык көче” II Республика форумы узачак
4 майда Уфада “Яҡташлык көче” II Республика форумы узачак

2021 елның мартында республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән “Атайсал Кече Ватан” проекты старт алды.

Ике ел эчендә бу проект нәтиҗәлеле булуын күрсәтте. Ул республика халкын игелекле эшләр аша берләштерүне дәвам итә. Бүгенге көндә «Атайсал» порталында 4600 катнашучы теркәлгән, алардан 18 000гә якын гариза килгән. 2023 елның 1 маена 16,5 мең проект тулысынча гамәлгә ашырылган. Аларга меценатлар тарафыннан 1,2 млрд.сумнан артык акча юнәлтелгән.

Оештыручылар «Атайсал» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча “Якташларыбызның игелекле эшләре” күргәзмәсен әзерләячәк. Шулай ук «Башкортстан продукты – үзебез җитештерәбез! " билгесе астында кече һәм урта бизнес продукциясен сату күргәзмәсе оештырылачак.

Форумның кульминациясе пленар утырыш булачак, анда «Атайсал - Кече Ватан» проектында катнашучыларны бүләкләү булачак. Шулай ук «Яҡташлык  көче” II Республика форумы кысаларында “Аек авыл” республика конкурсында җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас