

Яңа закон буенча хәрби хезмәткә чакыру, ягъни повесткалар җибәрү электрон рәвештә дә башкарылачак.
Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы әгъзалары яңа законны раслаганчы бик күп төзәтмәләр керттеләр. Барлыгы 59 биттән торган документка Оборона министрлыгы, министрлар, депутатлар һәм дәүләт органнары җитәкчеләре аңлатмалары кертелгән. Бу язмада яңа законны гадиләштереп аңлатырга тырышырбыз.
Повестка ничек тапшырылачак?
Яңа законга ярашлы ул өч ысул белән тапшырылачак: шәхсән, заказлы хат аша һәм электрон рәвештә. Әлегә кадәр повестканы хәрби комиссариат вәкилләре имза куйдырып шәхсән, хезмәткә чакырылырга тиешле егеткә тапшырырга тиеш иде. Хәзер аны почта хезмәте аша заказлары хат аша да җибәрәчәкләр. Шул ук повестка “Дәүләт хезмәтләре” аша электрон рәвештә дә озатылачак.
Бу өч ысул да бердәй хокук көченә ия. Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов белдерүенчә, хезмәткә чакырылырга тиешле кеше электрон повестканы дәүләт хезмәтләре порталында үзенең шәхси кабинеты яисә күпфункцияле үзәкләр аша да ала алачак.
Повестка кайчан тапшырылган дип исәпләнеләчәк?
Повестка килеп ирешмәсә кем гаепле?
Әгәр повестка алда әйтелгән өч ысул белән дә сезгә килеп җитмәсә, аны “бердәм чакыру рееестрына” урнаштырачаклар. Реестрга урнаштырып 7 көн үткәннән соң повестка тапшырылган дип исәпләнәчәк. Башкача әйткәндә, повестка алудан качып калып булмаячак.
Повестка алудан баш тартып буламы?
Хәрби комиссариат вәкиле китергән повестканы яисә заказлы хат белән китерелгәнен имза куеп алудан баш тартып кына котылып калып булмаячак. Повестка сез имза куеп алырга баш тарткан көннән алып тапшырылган дип исәпләнеләчәк.
“Дәүләт хезмәтләре” аккаунтын алып ташласаң ничек?
“Дәүләт хезмәтләре”ндә шәхси кабинетыгыз юклыгы коткарып кала алмаячак.
“Бердәм чакыру реестры”нда урнаштырылып
7 көн үткәннән соң, сез аның җибәрелүен күрсәгез-күрмәсәгез дә, ул тапшырылган дип исәпләнеләчәк. “Бердәм чакыру реестры” хәрби комиссариатларның дәүләт органнарыннан алган мәгълүматлары буенча төзеләчәк.
Нәрсә ул “бердәм чакыру реестры”?
Русиянең Санлы министрлыгы әлеге яңа реестрны булдыру өстендә эш башлаган да инде. Анда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кеше хакында шундый мәгълүматлар урнаштырылачак: исем шәрифләре, туган елы, җенесе, паспорты, ИНН, шәхси иминият исәбе номеры, теркәлгән яисә яшәгән урыны, кайсы хәрби комиссариатта исәптә торуы, хәрби билет яисә приписной турында, кайда укуы яисә эшләве, сәламәтлеге, хәрби хезмәткә алынмаска хокукы бармы-юкмы икәнлеге.
Шул ук реестрда хәрби комиссариатлар шундый исәп алып барачак: теге яки бу гражданга повестка җибәрелү, повестка тапшырылу, повестка буенча хәрби комиссариатка килмәү һәм аның сәбәпләре, вакытында килмәгән өчен административ яки җинаять җаваплылыгы куллану, җибәрелгән повесткаларның күчермәләре, повестканы җибәрү һәм тапшыру көне.
Бердәм реестр ни өчен кирәк?
Реестр хәрби комиссариатлар белән шәхсән аралашу һәм андагы кимчелекләрне бетерү өчен кирәк. Узган елдагы чикләнгән чакырылыш барышында хәрби комиссариатларда бик күп җитешсезлекләр булуы ачыкланды.
“Максат – хәрби исәптә торучылар турында мәгълүматны системалаштыру һәм аларның онлайн режимда яңартылуын тәэмин итү”, – дип аңлатты Санлы үсеш министрлыгы башлыгы Максут Шадаев.
Мобилизация белән бәйле түгелме?
Президентның хакимият рәисе урынбасары, матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков моны кире кага. “Яңа закон мобилизация белән түгел, ә хәрби теркәүне тиешенчә һәм төгәл оештыру белән бәйле. Бүгенге көндә яңа мобилизация турында сүз бармый, киресенчә, ирекле рәвештә контракт төзүчеләрне туплауга басым ясала”– диде ул.
Хәрби исәпкә басмасаң, синең турыда беләчәкләрме?
Хәзер беренче хәрби исәпкә кую гражданның үзеннән башка да үткәреләчәк. 17 яше тулган егетләрне 1 гыйнвардан алып 31 мартка кадәр уку йортлары һәм башка дәүләт органнары мәгълүматлары буенча исәпкә куячаклар.
Бу реестр кайчан эшли башлаячак?
Реестр әле төзелү барышында “Мөгаен аны көзге чакырылыш алдыннан тулысынча эшләтеп җибәрербез” – ди Максут Шадаев. Шуңа карамастан язгы чакырылыш яңа форматта бара башлаган, чөнки җитешсезлекләр булса, аны көзге чакырылышка кадәр бетерү өстендә эшләргә кирәк.
Закон ашыгыч хәрби хезмәткә генә кагыламы?
“Яңа закон ашыгыч, ягъни 1 елга, гадәти хезмәткә алынырга тиешле кешеләр өчен генә түгел. Запаста булган барлык гражданнар да яңа законнарга буйсынырга тиеш. Чикләнгән мобилизация барышында без бу алымны куллана башладык инде”, – диде Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов.
Чакырылудан кичектерү буенча үзгәрешләр бармы?
Ниндидер сәбәпләр буенча хәрби хезмәткә чакырылуны кичектереп торуда үзгәрешәләр юк дип әйтерлек. Бердәнбер яңалык – кичектерү сәбәпләре рәсми расланган булса алар дәүләт хезмәтләрендәге гражданның шәхси кабинетында урнаштырылган булырга тиеш.
Законны үтәмәүчеләргә нинди чаралар күреләчәк?
Повестка тапшырылган дип исәпләнгән көннән алып чит илгә чыгу тыела. Хәрби билеты кулында булган кешеләргә бу чикләү кулланылмый. Повестка тапшырылганнан соң 20 көннән дә калмый хәрби комиссариатка килү таләбе куела. Бу таләп үтәлмәсә, кырысрак чикләүләр һәм җаваплылык кулланыла башлаячак.
20 көн эчендә килмәсәң ни көтә?
1.Шәхси эшкуар яки үзмәшгуль булып теркәлеп булмаячак;
2.Күчемсез милеккә хокукларны теркәүне яки күчемсез милекне кадастр палатасында теркәүне тыячаклар;
3.Транспорт чаралары теркәү рөхсәт ителмәячәк;
4.“Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” дип исемләнгән федераль законга өстәмәләр кертелә, шуның нигезендә водитель таныклыгы вакытлыча гамәлдән чыгарыла һәм руль артына утыра алмаячаксыз;
Бу чикләүләр сез хәрби комиссариатка килгән көннән башлап гамәлдән чыгарылачак.
Менә шундый катгый закон белән яшәячәкбез алдагы елларда. Элеккеге закон буенча хәрби комиссариат вәкилләре хезмәткә чакырылырга тиеш кешегә повестка тапшыру өчен өенә, өендә тоталмасалар укыган яисә эшләгән урынына баралар иде. Шул килеш тә 27 яшькә кадәр хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр бихисап булды. Яңа закон буенча, яшең җитте икән, повестка килмәде микән дип үзеңә караштырып торырга туры киләчәк. Әгәр чикләүләргә эләгергә теләмәсәң инде....