Җәмгыять
29 апрель 2023, 08:05

Уфалы баланы коткарган

Бу хәл Мисырда ял иткән вакытта булган.

svetput.rusvetput.ru
Фото:svetput.ru

Вил Латыйпов Мисырга ялга китә һәм йолдыз булырга планлаштырмый да. Көннәрдән бер көнне ул бассейн төбендә кечкенә малайның хәрәкәтсез гәүдәсен күреп кала. Ир-ат балага беренче ярдәм күрсәтә. Ир-ат табиб түгел, әмма заводта оператор булып эшләүче буларак ел саен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белем ала.

Алты яшьлек Матвей чак үлми калган. Ул бассейнга егылып төшеп, бераз вакыт төптә яткан.  Ярый бу вакытта Уфалы килеп чыгып, ярдәм күрсәтә алган. Соңыннан баланы дәваханәгә алып китәләр, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтыралар.

Улын коткарган ир-ат хөрмәтенә ата-аналар балаларын һәм оныкларын аның исеме белән атарга тели. Коткаручыга бала өчен акча һәм дөя тәкъдим иткәннәр. Ә кунакханә аңа рәхмәт  йөзеннән  киләсе ялга бушлай номер бирергә вәгъдә иткән.

Латыйповлар шушы көннәрдә генә ялдан кайтканнар. Әлеге хәл 20 апрельдә, изге Рамазан ае тәмамланырга берничә сәгать кала булган. Ир-ат үзе бу хәлнең аның белән очраклы гына булмавына ышана. Уфага кайткач, ул Коръән сатып алган. Кечкенә баланы коткарып, ул үзенең җанын да коткарды дип әйтергә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас