

"1000 велосипедчы көне" оештыручылары быел фестивальнең даталары турында игълан итте. Бәйрәм май аенда узачак һәм ике ял көнен - 27 һәм 28 майны алачак. Фестивальнең традицион программасын киңәйтергә һәм вакытка узышны өстәргә җыеналар.
27 майда “Торатау” конгресс-холлы янындагы Уфа амфитеатрында күңел ачу мәйданчыклары ачыла: гадәти булмаган велосипедлар күргәзмәсе, урам театрлары, күңелле стартлар, балалар ярышлары, экология мәйданчыгы һәм башкалар булачак.
28 майда шәһәр советы (Горсовет) каршындагы мәйданда 8:30 да беренче тапкыр профессионаллар һәм һәвәскәрләр арасында "1000 велосипедчы узышы" узачак. Велоярышчылар билгеле бер интервал белән берәм-берәм старт ала. 10:30да ук биредә теләүчеләр өчен традицион массакүләм велоузыш узачак. Колонна маршрут буенча барачак: Октябрь проспекты - Цюруп урамы - Зәки Вәлиди урамы - Конгресс-холл.