Җәмгыять
28 апрель 2023, 14:26

Теш щеткасын йоткан

Табиблар ашказаныннан операциясез алырга ирешкәннәр. 

Теш щеткасын йотканТеш щеткасын йоткан
Теш щеткасын йоткан

Табиблар бер пациентның ашказаныннан теш щеткасын чыгарганнар.

Салават шәһәре дәваханәсе табиблары гадәти булмаган эш көне турында социаль челтәрләрдә бүлешкәннәр. Бик катлаулы ысул булуга карамастан, алар махсус элмәк сыман корылма ярдәмендә щетканы ашказаныннан операциясез чыгара алганнар.

"Пациентның хәле әйбәтләнде. Бик курыккан булган, хәзер инде кәефе яхшырды", — дигәннәр табиблар. 

Пациент белән ни рәвешле мондый хәл килеп чыккандыр, анысы билгесез.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас