

Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев: "Геройлар безнең янда!" дип язган. Иске Балтач авылында яшәүче Радик Фәтхинуров күп балалы гаиләне янгыннан коткарган. Ул күрше йортның ничек янганын күреп, берни уйламыйча, өйгә кереп китә һәм балаларга чыгарга ярдәм итә. Радик Ралиф улы Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә үзен күрсәткәне өчен" медале белән бүләкләнде. "Чын ир-атларыбыз өчен горурланып һәм балаларның исән калулары өчен рәхмәт белдереп бүләкне геройга тапшырдык”, - дип язган социаль челтәрләрдә Илгиз Субушев.