

БСТ телеканалында “Сәләм” тапшыруында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең надзор эшчәнлек һәм профилактик эш идарәсе начальнигы урынбасары Петр Ильин шушы хакта сөйләде.
Башкортстанда хәлләр контрольда, ди ул. 2023 елның 27 апреленә булган мәгълүматларга караганда, 50 гектар җирдә 14 урман янгыны теркәлгән, 731 очракта коры үлән януын теркәгәннәр. Бер тәүлек эчендә генә 62 янгын чыккан, шуның 49ы – коры үлән һәм чүп-чар яндыру аркасында 23 гектар мәйданда булган. Бөтен янгыннар да сүндерелгән.
Янгыннан кала, язның тагын бер проблемасы бар: талпан тешли. Яз башыннан алып Башкортстанда 582 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Быел талпан тешләүдән зыян күрү очраклары уртача күпъеллык күрсәткечләрдән югары. Иң яхшы саклану чарасы ул – хәвефсезлекне саклау:
*Вакытында прививка эшләү;
*Куаклар арасында йөрмәскә;
*Аяклар тулысынча кием белән капланган булырга тиеш;
*Баш киеме кияргә онытмаска, чәчне җыярга;
*Урманда йөреп кайтканнан соң өске киемне тулысынча карап чыгарга;
*Чәчләрне вак тарак белән тарарга кирәк.
Талпанның никадәр куркыныч булуын анализ гына күрсәтә ала. Башкортстанда Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләренең адреслары монда: https://sesufa.ru/kleshchevye-issledovaniya/?ysclid=l.. /
“Сәләм” тапшыруыннан күбрәк мәгълүмат:
https://vk.com/wall-201146046_78536
https://ok.ru/tsur.bashkortostan/topic/156114932699277
https://t.me/tsur_bashkortostan/7942
Чыганак: ЦУР