Җәмгыять
27 апрель 2023, 16:39

Уфада фонтаннар эшли башлады

Башкалабызның фонтаннары матур, килешәсезме?

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Бүген, 27 апрельдә, Уфада тантаналы рәвештә фонтаннар ачылды. График буенча Башкорт дәүләт опера һәм балет театры янындагы “Җиде кыз”, Салават Юлаев исемендәге мәйданда, Совет мәйданында һәм  Профсоюзлар йорты алдындагы Мостай Кәрим һәйкәле янындагы фонтаннар кабынды.  

Фонтаннарның эшли башлавын күзәтергә шәһәрдә яшәүчеләр һәм башкала кунаклары килгән иде. Фонтаннарны кабызу Уфа иҗат коллективларының концерт номерлары белән бизәлгән иде. Фонтаннарның эшли башлавы һәрвакыт җәйне, җылы һава торышын, кояшлы көннәрне символлаштыра.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспондентлары Олег Яровиков һәм Валерий Шахов уфалылар белән бергә бу тамашларны күзәткән һәм фотога төшергән. 

Иртәгә, 28 апрельдә, 12.00 сәгатьтә “Биюче торналар”, “Курай белән малай”, Маргарита Куприянова аллеясендәге һәм Яшьләр сарае алдындагы фонтаннары ачылачак. 13.00 сәгатьтә “Сәгать” һәм Ленин исемендәге паркта фонтаннар ачылуы көтелә.

Шимбә көнне, 29 апрельдә, 20.00 сәгатьтә “Кашкадан” паркында фонтан ачылачак. Моннан тыш, 1 май көнне  “Беренче май” паркында фонтант эшли башлаячак. Биредә “Уфа – дуслык һәм бердәмлек  шәһәре” милли мәдәниятләр фестивале башланып китәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.   Уфада фонтаннар эшли башлады
Олег Яровиков.
Фото:Валерий Шахов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас