

Республика басуларында дәррәү башланып киткән чәчү компаниясен ел саен яктыртуны изге бурычыбыз саныйбыз. Быел да читтә калмадык: Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы язгы кыр эшләре – чәчү барышын яктырту, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, фермерлык хуҗалыкларының эшчәнлеге белән танышу максатыннан пресс-тур оештыргач, шатланып кушылдык. Шулай итеп, республика матбугатында эшләүче бер төркем журналистлар, шул исәптән “Өмет”челәр дә, алдан билгеләнгән Кырмыскалы-Авыргазы-Дәүләкән-Бүздәк маршруты буенча район хуҗалыклары басуларына юлландык. Сәфәребезгә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов та кушылды.
Алдан ук әйтергә кирәк – быел чәчү ике атнага иртәрәк башланды. Һава торышы артык көйсез булмаса да, бик очындырып та бармый. Механизаторлар тәүлектәге һәр сәгатнең, һәр минутның кадерен белеп, файдаланып калырга ашыга.
Кырмыскалы районының “Артемида” хуҗалыгы – заманча технологияләр кулланучы лидерларның берсе. Хуҗалыкны тәҗрибәле җитәкче Пожидаев Евгений Викторович җитәкли.
- Хуҗалыгыбыз зур түгел, үсемчелек һәм малчылык белән шөгыльләнәбез, - дип башлады ул сүзне. – 13 мең гектар мәйданда чәчәбез, 2500 эре малларыбыз бар, шул исәптән 1200е – савым сыерлары. Җиң сызганып эшлибез, яңа технологияләр кулланырга, хуҗалыкны үстерергә тырышабыз. Технологияләр алга атлый, моңача күрелмәгән яңа техникалар уйлап табалар. Шуларга басым ясарга кирәк. Аннары бүген эшләрне элеккечә дәвам итеп тә булмый инде – яңа техникалар, яңа технологияләр кирәк. Без дә шуларга йөз тотабыз. Мәсәлән, Алтай краеннан туфракка сыек ашлама кертү өчен махсус комплекс сатып алдык. Сыек ашламаның файдасы әйтеп беткесез. Уйлап карагыз, туфракка коры ашлама керткәндә, ким дигәндә 25% азотны югалта идек, ә сыек ашлама керткәндә бернәрсә дә югалтмыйбыз. Үсемлекләргә кирәкле микроэлементлар белән баетылган сыек ашлама керткәннән соң уңыш та югары була.
Биредә без бер ай эчендә металл конструкцияләрдән төзелгән 3,5 мең тонна ашлык саклауга исәпләнгән складны карадык. Евгений Пожидаев әйтүенчә, хуҗалык тагын бер склад төзи. Анысы инде тент белән каплаулы булачак һәм 4,5 мең тонна иген саклауга исәпләнгән.
Бу көнне без “23нче санлы басу” дип йөртелгән басуга юлландык. Хуҗалык агрономы Рөстәм Бикметов әйтүенчә, биредә – 150 гектар мәйданлы басуда “Сансыт” сортлы бодай чәчәләр икән. Эшләре көйле бара.
Арытабан Авыргазы районының “Урожай” хуҗалыгына юлландык. Зурлыгы, заманча булуы белән аерылып торган ермаларын карап чыктык. “Бер коровник 1888 баш малга исәпләнгән”, - диделәр безгә. Ханнанов Илгиз Наил улы җитәкләгән бу хуҗалык бүгенге көндә үз аягында ныклы басып торган тотрыклы хуҗалыклардан санала.
Дәүләкән районында исә Габдрахманов Гаяз Баязит улы җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгы эшләре белән таныштык. Басу киңлекләрендә гөрләгән эшләрне күреп китик дип, механизаторлар янына ашыктык. Техникаларын бераз вакытка гына басу читенә туктатудан файдаланып, танышып, хәл-әхвәлләрен сорашырга ашыктык. Механизаторлар Никифоров Георгий Витальевич һәм Петров Александр Валерьевич сүзгә саран, әмма эшкә уңган булып чыктылар. Хуҗалыкта икесе дә 2002 елдан бирле эшлиләр икән. Үзләре әйтүенчә, бодай чәчелүче шушы басуга ашлама ташыйлар.
Бу көнне без Дәүләкән районының “Регион-Агро”, Бүздәк районының “Нерал-Бүздәк” авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Шафоат Хәбибрахманова җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгында да булдык. Безгә техник культураларны ничек үстерүләре турында сөйләделәр.
Сәфәребезне төгәлләр алдыннан Авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахмановка: “Быелгы чәчү барышын ничек бәяләр идегез?” - дигән сорауны бирдек.
- Чәчү кампаниясе, кем әйтмешли, штат режимына ярашлы рәвештә бара, - дип җаваплады ул. - Үзегез дә күреп торасыз, басударда эшләр тыныч мохиттә, тәүлек әйләнәсенә бара. Техникалар җитә. Ә менә эшче кулларның җитеп бетмәве – анысы проблема инде. Мәктәпләр, сыйныфлар белән эшләргә кирәклеге көн кебек ачык – киләчәктә авылны яраткан, тормышларын авыл белән бәйләргә теләгән яшьләрне табарга тиешбез.