Җәмгыять
27 Апреля 2023, 10:01

"Дәүләт Думасы" моделе

Уфада «Дәүләт Думасы моделе» V Юбилей фәнни-гамәли эшлекле уенына йомгак ясалды.

"Дәүләт Думасы" моделе"Дәүләт Думасы" моделе
"Дәүләт Думасы" моделе

26 апрельдә Дәүләт Җыелышы-Корылтаенда «Дәүләт Думасы моделе» дигән фәнни-гамәли эшлекле уенга нәтиҗә ясалды. Традицион рәвештә конкурс 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көненә багышлана.

Конкурсның максаты – актив гражданлык позициясен формалаштыру, дискуссия ярышлары үткәрү аша катнашучыларның ораторлык, эшлекле һәм иҗади күнекмәләрен үстерү.

Катнашучыларны компетентлы жюри: Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина; БР Дәүләт Җыелышы-Корылтае рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов; хокук институты директоры  Руслан Зәйнуллин һәм юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге советы әгъзасы Надежда Крылова бәяләде.

Конкурста Уфа фән һәм технологияләр университетының хокук институты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы һәм РФ Хөкүмәте каршындагы финанс университетының Уфа филиалы студентлары катнашты.

"Дәүләт Думасы моделе" үзенең киләчәк тормышын юриспруденция белән бәйләргә карар иткән яшь егетләрне җыя. Студентларның закон чыгару процессы белән кызыксынуын күрү бик күңелле. Балалар үзләренең иҗадилыкларын, аналитик сәләтләрен һәм лидерлык потенциалын күрсәтә алдылар, шулай ук командада эшләү һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итү осталыгын күрсәттеләр. “Безнең конкурс - үз сәләтләребезне күрсәтү һәм ачу өчен менә дигән мөмкинлек», - дип ассызыклады Ирина Панькина.

"Дәүләт Думасы" моделе
"Дәүләт Думасы" моделе
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас