

Утырышта министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар администрацияләре вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә ике мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Беренчесе май бәйрәмнәрен уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү белән бәйле иде, ә икенчесе - бу елның 26 июненнән 28 июньгә кадәр Уфада узачак Россия һәм Белоруссия регионнарының Х Форумы белән. Ирек Сәгыйтов искәрткәнчә, тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак, аларда 130 меңнән артык граждан катнашачак. Кайбер торак пунктларда укучыларны, курсантларны һәм башка оешмаларны җәлеп итеп тантаналы маршлар уздыру планлаштырыла. Россия Федерациясенең Кораллы көчләре тарафыннан Украина территориясендә махсус хәрби операция уздыру белән бәйле провокацион гамәлләрнең югары куркынычы уңаеннан агымдагы елда "Үлемсез полк” Бөтенроссия халык йөреше хәрәкәте үткәрелмәячәк, аны автомобиль, кием-салым яки социаль челтәрләрдә ветеран портретын урнаштыру ьелән алмаштырдылар, - дип билгеләде Премьер-министр урынбасары. Май бәйрәмнәре вакытында иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләсе буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Руслан Скорняков һәм Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең җәмәгать тәртибен саклауда һәм сак чараларында гаскәрләрнең катнашуын тәэмин итү бүлеге башлыгы Юрий Каюмов чыгыш ясады. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Горин бәян итте. Чыганак: https://pravitelstvorb.ru/news/20808/