Җәмгыять
26 апрель 2023, 15:49

Туган телгә тугрылыкны расладылар

Х Халыкара олимпиада нәтиҗәләре.

Туган телгә тугрылыкны расладыларТуган телгә тугрылыкны расладылар
Туган телгә тугрылыкны расладылар

Х Халыкара олимпиада нәтиҗәләре.

 

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Х халыкара олимпиада тәмамланды. Безнең республика укучылары анда югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Олимпиаданың йомгаклау турыда Русиянең 27 төбәгеннән 220 укучы һәм чит илләрдән — Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстаннан килгән 11 кыз һәм егет ана теле буенча белемнәрен сынарга килде. Алар барысы да  муниципаль, республика һәм төбәк этабында җиңү яулаган 8-11нче сыйныф укучылары, һәм Интернет-тест һәм дистанцион әңгәмәне уңышлы үткән югары уку йортлары студентлары.

Башкортстаннан татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары да булуы аеруча сөенечле иде. Олимпиадада катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәргә җавап бирде,  “Юнеско — мирас сагында” темасына проект эшен яклады.

Бәйге көннәрендә укучылар һәм студентлар Казанда бай программа буенча эшләде һәм ял итте. Алар К. Тинчурин һәм Г. Кариев исемендәге татар дәүләт драма театрларында спектакльләр карады, татарча концерт-дискотекада күңел ачты, “Минтимер һәм аның дуслары” фильмын карады һәм режиссеры, артистлары белән очрашты. Казан шәһәре белән танышып йөрү дә укучыларда искиткеч тәэссоратлар калдырды. Төрле яклардан килгән кызлар һәм егетләр татар теле буенча белем байлыгын күрсәтеп кенә калмады, искиткеч матур урыннарда булып, үзләренә яңа дуслар тапты.

Бу көннәр күңелле һәм фәһемле үтте. Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узды.

Укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәтте. Әлшәй районы Трунтаиш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ләйсән Галимова мәртәбәле бәйгедән Гран-при яулап кайтты. Шундый ук югары исемгә Казахстан егете Азат Әхмәтҗанов һәм Татарстаннан Ихтыяр Кыямов лаек дип табылды.

Республикага зур җиңү китергән Ләйсән Галимова - мәктәпнең һәм районның горурлыгы. Ул 1нче сыйныфтан алып гел “бишле”гә генә укый, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңү һәм призлы урыннар яулап килә. Быел Ләйсән татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм төбәкара олимпиадада призер булды.

Бу сәләтле кыз балачактан гаиләдә ана теленә зур ихтирам булуын тоеп үскән, туган телнең асылына аны иң якын кешеләре төшендергән. “Ләйсәннең нәнәсе — Олия Гайнетдинова һәм якын туганы Лилия Буранбаева Трунтаиш мәктәбендә 40ар ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләделәр, хәзер хаклы ялдалар. Тырыш укучыбызның уңышларында, һичшиксез, аларның өлеше зур. Ләйсән бу абруйлы мөгаллимәләрнең юлын дәвам итә, туган телне өйрәнүнең мөһимлеген аңлый, татар теле буенча һәр елны матур нәтиҗәләр күрсәтә”, — ди Трунтаиш мәктәбенең укыту буенча директор урынбасары Лилия Ганиева.

Шулай ук, безнең республика мәктәпләрендә татар телен башка фәннәр белән беррәттән яратып өйрәнүче, белем сынауларында, олимпиадаларда кыю катнашып, мактаулы урыннар яулаучы укучыларыбыз – Лилия Кашаева, Дарина Ергизова, Ангелина Әбдүшева, Илдар Сәхипгәрәев, Гүзәл Билалова, Элина Әхмәтҗанова, Эльзана Бәдретдинова олимпиада призерлары исемлегенә керде.

Халыкара олимпиадада үзләренең тирән белемен, туган телгә карата булган тугрылыгын, ихтирамын чираттагы тапкыр исбатлап кайткан кызлар һәм егетләрне һәм аларның укытучыларын зур уыңшлары белән котлыйбыз! Киләчәктә сезнең сафлар артсын, уңышлар сезгә, дуслар!

 

Туган телгә тугрылыкны расладылар
Туган телгә тугрылыкны расладылар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас