

РФ Транспорт министрлыгы Эчке эшләр министрлыгына штрафлардан качу өчен дәүләт номерларын яшереп яки үзгәртеп йөргән транспорт чаралары водительләренә җәзаны катгыйлатырга тәкъдим иткән. Бу, беренче чиратта, чамадан тыш авыр йөк төяп йөрүче зур машиналарны контрольдә тоту өчен эшләнә, чөнки шулар аркасында юллар да җимерелә.
Бүгенге көндә яшерелгән номерлар өчен штраф салына яки машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителәләр. Бу закон тагын ничек һәм никадәр катгыйланачагы әлегә билгесез. Әмма ул йөк машиналары водительләренә генә түгел, ә барлык автомобильчеләргә дә кагылырга мөмкин.