Җәмгыять
24 апрель 2023, 07:30

Түләүсез юридик ярдәмне кемнәр алачак?

Күпләр файдасын күрәчәк, Алла боерса.

Түләүсез юридик ярдәмне кемнәр алачак?Түләүсез юридик ярдәмне кемнәр алачак?
Түләүсез юридик ярдәмне кемнәр алачак?

    Русия халкына, шул исәптән Башкортстанда яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Республика Дәүләт Җыелышының әлеге закон проекты РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта хупланды һәм кабул ителде.

     Сүз социаль яктан яклауга мохтаҗ категория гражданнар — эшләми торган пенсионерлар, күп балалы һәм ялгыз ата-аналар, алданган өлешчеләр һәм башкалар турында бара. Бу шулай ук СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә кагыла. Илнең һәр төбәге түләүсез һәм сыйфатлы хокукый ярдәм күрсәтүнең өстәмә очракларын билгели алачак.

    БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев бу җәһәттән болай дип аңлатма бирде: "Закон проекты гражданнарыбызның хокукый һәм социаль яктан яклануын көчәйтүгә юнәлдерелгән. Эш шунда, гамәлдә булган законнар нигезендә адвокатлар әлеге хезмәтләрне федераль законнар белән билгеләнгән очракларда гына күрсәтә ала. Әмма хокукый ярдәмнең нәтиҗәлелеге, әгәр төбәк хакимият органнары кешеләрнең көнүзәк ихтыяҗларына җавап биреп, түләүсез юридик ярдәм алучылар даирәсен мөстәкыйль рәвештә киңәйтә алса, күпкә югарырак булачак”.

    Инициатива шулай ук юридик консультацияләргә һәм документлар төзүдә ярдәм итүгә генә түгел, ә судта кеше мәнфәгатьләрен яклауга да кагылачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас