Җәмгыять
24 апрель 2023, 10:29

Радий Хәбиров: “Шәһәр үзәгендә нәрсә үстерәләр?”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфадагы Совет мәйданы белән янәшәдә үскән чәнечкеле үсемлекләргә игътибар иткән һәм көн ахырына кадәр анда тәртип урнаштырырга йөкләмә биргән.

Шәһәр үзәгендә  ниндидер үзенчәлекле чәнечкеле үсемлекләр үстерәләрме яисә нәрсә анда? 20 квадрат метрда тәртип урнаштыра алмыйлар. Моны бүген үк хәл итәргә”, – дигән күрсәтмә биргән республика Башлыгы.  

Радий Фәрит улы хөкүмәт учреждениеләре белән янәшәдәге территорияләрне җыештыру югары дәрәҗәдә оештырыларга тиеш, дип белдергән.

“Без барысына да үрнәк күрсәтергә тиеш”, – диде бу хакта Радий Хәбиров ЦУРда узган оператив киңәшмәдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас