Җәмгыять
21 апрель 2023, 20:44

Берәдәк этләрне йоклатып үтерергә тәкъдим иткәннәр

16 апрельдә Ырынбурда этләр өере баланы ботарлап ташлады...

funart.profunart.pro
Фото: funart.pro

Ырынбур өлкәсе парламенты депутатлары Дәүләт Думасына берәдәк этләрне үтерү тәкъдимен  юллаган. Бу башлангыч кыргый этләрнең балага һөҗүм итүе сабыйның үлеме белән тәмамланганнан соң төбәк губернаторы каташлыгында эшләнелгән. Тәкъдимгә ярашлы,  сукбай этләрнең агрессив булганнарын гына йоклатып үтерергә кирәк. Моннан тыш, хайваннарны махсус төзелгән муниципаль приютларда кыска вакыт дәвамында тотарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

“Приютка килгәннән соң 30 көн дәвамында хайванга яңа хуҗа табылмаган очракта да аны йоклатып үтерү каралган”, – диелгән төбәкнең  парламенты тәкъдим иткән закон проектында.

2020 елдан алып Русиядә сукбай этләрне йоклатып үтерү тыелган.

Исегезгә төшерәбез, 16 апрельдә Ырынбурда этләр өере баланы ботарлап ташлады. Бала шунда ук үлгән. Бу уңайдан төбәк властьлары  берәдәк хайваннарны тоту буенча гамәлдәге законны үзгәртергә тәкъдим итте. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас