

“Башкортстан Республикасының хөрмәтле мөселманнары!
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Ата-бабаларыбызның рух ныклыгы, күп гасырлык ислам мәдәнияте традицияләренә мөрәҗәгать итү дин тотучыларның рухи көчен ныгыта. Бүген барлык мәчетләрдә дә шәфкатьлелеккә, игелекле гамәлләр кылуга, туган җирнең чәчәк атуы өчен барысын да эшләргә әзерле булуга чакыру яңгырый.
Башкортстан мөселманнары һәрвакыт Ватанның тугры уллары булдылар. Бүген безнең республика сугышчылары махсус хәрби операция барышында үз бурычларын намус белән үтиләр, кулларына корал тотып Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, кешеләрнең гомерләрен коткаралар. Барлык конфессияләрнең иман итүчеләре геройларыбызның исән-сау өйләренә кайтуын теләп дога кылалар.
Бу бәйрәм көннәрендә чын күңелемнән йөрәкләребездә яхшы ниятләр һәм омтылышлар күп булсын дип телим.
Һәр йортка, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм игелек, тынычлык һәм иминлек килсен. Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров