+21 °С
Болытлы


Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә 21 апрельдә биш елга паром кичүе эшли башлады: болар “Чесноковка”, “ДОК – пассажирская”, “Сипайлово”, “Дудкино” һәм “Козарез”.
"ДОК-грузовая" кичүе, су дәрәҗәсе нормага килгәч, май уртасыннан эшли башлаячак. Елга транспорты бик популяр. Күпләр, шул исәптә Уфа кунаклары да, сезон ачылуын көттеләр. Пассажирларны һәм аларның йөкләрен бер ярдан икенче ярга чыгарган өчен тарифлар узган елгы дәрәҗәдә калачак: бер кеше өчен паромда чыгу 33 сумга төшәчәк, льготниклар өчен - 28 сум.