

Кырмыскалы районының Николаевский авыл советы хакимияте башлыгы Равилә Култыгина Русия Президенты каршындагы урындагы үзидарәне үстерү советы составына кергән. Моңа ярашлы указга дәүләт башлыгы Владимир Путин кул куйган.
Равилә Рамил кызы 1971 елда туган, 1989 елда Башкорт кооператив техникумын тәмамлаган һәм 1989-1999 елларда Кырмыскалы районында хисапчы булып эшләгән. Аннан икътисадчы булган. 2009 елдан алып Николаевский авыл советына хакимият башлыгы булып сайланган, бүген дә шул вазифада эшли.
Фото: karmaskaly-nov.ru