Җәмгыять
20 апрель 2023, 09:33

Башкортстанда яңа туган балаларга нинди исемнәр кушалар?

Бик сирәк очрый торганнары да бар. 

Башкортстанда яңа туган балаларга нинди исемнәр кушалар?Башкортстанда яңа туган балаларга нинди исемнәр кушалар?
Башкортстанда яңа туган балаларга нинди исемнәр кушалар?

Башкортстанда яңа туган балаларга нинди исемнәр кушалар?

Бик сирәк очрый торганнары да бар. БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты республикада яңа туган балаларның гадәти булмаган исемнәрен атаган.

Популяр исемнәр:

Гыйнвар-март айларында туган малайларга ешрак Әмир, Марк, Матвей, Артем дип, ә кызларга Әминә, Амелия, София, Эмилия, Ева дип кушканнар.

Сирәк очрый торган исемнәр:

Малайларга иң сирәк очрый торган исемнәр кушканнар. Болар: Жан, Гарей, Тайла, Рәдис, Рәлиф була. Иң гадәти булмаган хатын-кыз исемнәре Аксинья, Надира, Велислава, Ильзада, Емельяна.

Ә сезнең балаларыгызның, оныкларыгызның исемнәре ничек? Нинди гадәти булмаган исемнәр куштыгыз? Әллә исә саф татарча-башкортча исемнәргә өстенлек бирдегезме? 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас