

Сез дә ишеткәнсездер инде, “Справедливая Россия” партиясе депутаты Олег Нилов русиялеләргә “хәрби салым” кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә: “Хәрби салым" ны Русиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларны тәэмин итү өчен кертергә кирәк. Аларның "проблемалары баштан ашкан”, ә бюджетта акча һәр сугышчының барлык ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерү өчен җитәрлек түгел. Ә нәрсә, без моны гына булдыра алмыйбыз мени? 40-50 яшьлек ир-егетләр өчен хезмәт хакының 1-2 меңе, ягъни 2-3 проценты әллә кая китмәгән. Ә бу иң җитди проблеманы хәл итәчәк. Бу салымны хәрби бурычын үтәрлек яшьтә булган һәрбер ир-егеттән җыярга тәкъдим ителә, Русиядә алар 34 миллионга якын”,– ди ул.
Депутатның хәрбиләрне кайгыртуы ихтирамга лаек, әлбәттә. Күпләребезнең уллары, тормыш иптәшләре, абый-энеләре яу кырында. Алар барлык кирәк-яраклар белән дә тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Тик, Нилов әфәнде төбәкләрдә яшәгән халыкның күпме хезмәт хакы алуын бик белеп бетерми булса кирәк. “..һәркемнән 1000-2000 сум яки керемнәрнең 2-3 проценты”, – ди ул. Ә бит 2000 дип алсак, бу сумма керемнең 2-3 процентын тәшкил итсен өчен кеше аена якынча 70 000- 100 000 сум акча эшләргә тиеш була. Мондый хезмәт хакы Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала башка төбәкләрдә бар микән ? Хәтта рәсми мәгълүматларга караганда да, безнең илдә 15 миллион кеше аена 13 545 сумнан азрак ала. Андый кешеләр өчен 1000 сум керемнәренең 7 процентыннан артыгын тәшкил итә, ә 2000 сум - 15 процент дигән сүз.
Бәлки депутатларның үзләренә мондый салым тәкъдим итү гадел булыр иде? Алар ил буенча күпләр. Хезмәт хаклары да бик югары. Сез моңа ничек карыйсыз?